Уфада Роберт Миңнуллинның юбилее уңаеннан үткән чаралар турында Азатлык Радиосы

Кая югалдыгыз, татарларым? –
Кичә генә әле бар идегез,
Бар идегез, татар идегез бит,
Татарларыбызга пар идегез!
Әллә инде үз-үзегезне сез
Җиңел генә шулай саттыгызмы?
Әби-бабайларның әманәтен
Чүплекләргә тотып аттыгызмы?

«Уфада Роберт Миңнуллинның 65 яшьлек юбилее уңаеннан мәктәп укучылары белән очрашу, фәнни-гамәли конференция һәм китап туе узды.

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинга 65 яшь тулуга багышланган чаралар 3 октябрь иртәсендә Уфаның 84-нче санлы татар гимназиясендә башланып китте. Анда шагыйрь белән очрашу узды, укучылар мәдәни әзерләгән иде. Алар Роберт Миңнуллин шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләде, шагыйрь сүзләренә җырлар яңгырады.

Аннан соң Башкортстан педагогия университетында “Тугандаш халыклар әдәбияты һәм гореф-гадәтләре күчемлеге” исемле бөтенрусия фәнни-гамәли конференция үтте.

Чаралар шагыйрьнең яңа табадан төшкән “И газиз якташларым” исемле китабын (Казан, “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2013) тәкъдим итү белән тәмамланды. Ул Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының Ак залында узды. Анда Роберт Миңнуллин китабында телгә алган Гөлфия Юнысова, Факиһа Тугызбаева, Ирек Кинҗәбулатов, Хәзән Назар, Марсель Сәлимов кебек башкорт шагыйрьләре, шулай ук “Сәхибҗамал” исемле татар-хатын-кызлары оешмасы вәкилләре, журналистлар, җәмәгатьчелек вәкилләре китапка югары бәя бирде.

Очрашуларда шулай ук “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты директоры, язучы Мөдәррис Вәлиев тә катнашты. Шагыйрә һәм галимә Ләйсән Кәшфиева һуманлылык, аналарга шигъри һәйкәл куюы, әсәрләрендәге тугрылык идеяләре өчен Роберт Миңнуллин алдында барлык хатын-кызлар исеменнән баш июен җиткерде. Китап тәкъдим итү чарасын республика татарларының “Кызыл таң” газеты мөхәррире Фаил Фәтхетдинов алып барды. Чарада шагыйрь сүзләренә язылган җырлар да яңгырады. Аларны популяр җырчылар – Фәнүнә Сираҗетдинова, Идрис Кәлимуллин, Радик Динәхмәтов, Фирдус Шәрифуллин һәм студентлар башкарды.»

Информация Мөнир Вафинның «Уфада Роберт Миңнуллин юбилее татар мәсьәләсен күтәрде» дигән мәкаләсеннән алынды. Тулы версияне сез Азатлык Радиосы сайтында укый аласыз: http://www.azatliq.mobi/a/25126729.html