«КАЛЕБ» ПРОЕКТЫ Анна АХМАТОВАның татар теленә тәрҗемә китабы презентациясен тәкъдим итә

«КАЛЕБ» ПРОЕКТЫ Анна АХМАТОВАның татар теленә
тәрҗемә китабы презентациясен тәкъдим итә:

 

 

 

 

 

 

29 ноябрьдә 19:00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Кече сәхнәсендә узачак кичә танылган рус шагыйренең иҗатын татарча яңгыратуга гына түгел, аны мөмкин кадәр тулы итеп ачуга да юнәлтелгән. Ягъни: сез бу кичәдә Ахматованың атаклы шигырьләрен тәрҗемәдә генә ишетеп калмаячаксыз, ә Ахматова дөньясына үтеп кереп, аның белән бергә ХХ йөзнең хәлиткеч вакыйгаларында да катнашачаксыз. Ахырда – аңа хөкем чыгарачаксыз, йә булмаса аклаячаксыз.

Китап Анна Ахматованың 120 еллык юбилеена багышлап әзерләнде. «МӘГАРИФ-ВАКЫТ» нәшриятында дөнья күрде ул. Идея авторы һәм төзүчесе — Ләйсән ХАФИЗОВА. Әдәби мөхәррире — Рәмис АЙМӘТ. Бизәлеш авторы — Наталья ГРАХАНЦЕВА.

Тәрҗемәчеләр: Илсөяр ИКСАНОВА, Йолдыз МИҢНУЛЛИНА, Рәмис АЙМӘТ, Рифә РАХМАН, Луиза ЯНСУАР, Лилия ГЫЙБАДУЛЛИНА, Гөлназ ВӘЛИЕВА.

Ахматова иҗатын халыкка, нигездә, тәрҗемәчеләр тәкъдим итәчәк. Гомере буена классик музыка сәнгатенә мөккибән булган Анна Андреевнаның иң яраткан композиторлары иҗаты да яңгыраячак кичәдә. Болар – Игорь Стравинский, Дмитрий Шостакович, И.С. Бах, В.А. Моцарт һ.б. Казан дәүләт консерваториясе һәм музыка училищесы музыкантлары һәм, әлбәттә, Камал театрының олпат һәм яшь артистлары — сәхнәдә.

Кичәдә шулай ук халык шагыйре Рәдиф Гаташ, шагыйрь, нашир Мөдәррис Вәлиев һ.б. катнашачак

Кичәнең режиссёры: Лилия ӘХМӘТОВА.