Отзывы

Мөгаллимнәр һәм галимнәр фикере

2011 елда татар мәктәпләренең беренче сыйныфы өчен «Әдәби уку» укыту-методик комплекты (авторлары – Ф.Ф.Хәсәнова һ.б.лар) басылып чыкты, бер елдан әлеге уку-укыту методик комплекты икенче сыйныф өчен дә эшләнде. Милли мәгарифне үстерү юнәлешендә эшләүче белгеч буларак, мин, әлбәттә, әлеге УМКга карата битараф кала алмадым. Беренче чиратта  мине дәреслекнең яңа буын белем бирү стандартларына туры килүе, укучыларның яшь һәм психологик үзенчәлекләренең исәпкә алынуы, тәрбияви әһәмияте, укытучы өчен уңайлылыгы мәсьәләсе кызыксындырды.

«Әдәби уку» укыту-методик комплекты 5 китаптан тора. Ул үз эченә ике өлештән торган дәреслек, хрестоматия, укытучы өчен методик ярдәмлек һәм эш дәфтәрен ала.

Дәреслекнең  беренче өлеше — яңа елга кадәр, икенчесе уку елының икенче яртыеллыгында белем бирү өчен исәпләнгән. Дәреслектә Г.Тукай, К.Насыйридан башлап, Һ.Такташ, М.Җәлил, Х.Туфан, Ш.Галиев, Р.Фәйзуллин, Р.Харис, Р.Гаташ, Р.Мингалим, М.Әгъләм, Р.Вәлиева, Р.Миңнуллин, М.Галиев, Р.Корбан, В.Нуриев, Р.Газизов, Ф.Яхин, Йолдыз, Л.Шәех, Г.Вәлиева һ.б. әдипләрнең әсәрләре урнаштырылган. Һәр әсәр нинди дә булса бер проблеманы ачарга ярдәм итә торган итеп сайланган.

Хрестоматия буларак тәкъдим ителгән өченче китапта укучыга дәрестән соң кирәк булачак барлык материаллар да тупланган. Моннан тыш әлеге хрестоматия белән эшләү укучыны китапханәдә әзерләнү тәртибе белән таныштыру, анда кирәкле китапны табу күнекмәсен булдыруны да күздә тота.

Эш дәфтәре заманча бизәлгән, ул матур тышлы бер китапчыкны хәтерләтә. Дәфтәрдә «онытылып төшеп калган» сүзләрне өстәп куярга, ошамаганын сызарга, рәсемнәрне буярга мөмкин. Биремнәре мавыктыргыч, рәсемнәре гаҗәеп кызыклы, күнегүләр кече яшьтәге мәктәп баласының барлык психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып әзерләнгән.

Уку-укыту методик комплектының аеруча мөһим өлеше – укытучы өчен ярдәмлек. Әлеге методик кулланмада предмет буенча календарь-тематик план бирелгән, һәр дәрес өчен план-конспект тәкъдим ителгән. «Әдәби уку»ның программасы, әсәрләр исемлеге, предметны укыту буенча методик киңәшләр, укытучы өчен өстәмә материал, дәресләрдә куллану өчен уен элементлары – барысы да биредә тупланган.

Алдагы фикерләргә йомгак ясап, шуны әйтәсем килә: легендар С.Г.Вәгыйзов белән Р.Г.Вәлитованың үзендә белем алган, озак еллар мәктәптә эшләп тәҗрибә туплаган авторлар язган әлеге уку-укыту методик комплекты миндә бары тик уңай тәэсирләр калдырды. Яңа буын белем бирү стандартларына туры китереп, балаларның яшь һәм психологик үзенчәлекләрен, заман таләпләрен исәпкә алып төзелгән «Әдәби уку» дәреслегенең укучыларга төпле белем һәм милли тәрбия бирүдә зур ярдәмлек булуына шигем юк.

Алсу Шәрипова, филология фәннәре кандидаты,
Казан шәһәре Башкарма комитеты Мәгариф идарәсенең
Вахитов һәм Идел буе районнары буенча бүлек башлыгы урынбасары

* * *

“Әдәби уку” дәреслек-хрестоматиясе татар телендә белем бирүче гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче һәм 2 нче сыйныфларына адресланган. Ул “Перспектив башлангыч мәктәп” укыту-методик комплекты – яңа Федераль дәүләт белем стандартларын һәм базис укыту планын тормышка ашыручы дәреслекләр җыелмасы.

“Мәгариф – Вакыт” нәшриятында басылып чыккан Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, Ф.Ф.Хәсәнова тарафыннан төзелгән “Әдәби уку” дәреслек-хрестоматиясе  II буын федераль дәүләт  стандартларына һәм бүгенге көн таләпләренә тулысынча туры килә. Ул баланы үзлегеннән белем алырга, булган белемнәрен системалаштырырга, башка чыганаклар (дәреслек, дәфтәр) белән бербөтен итеп эшли белергә өйрәтә. Сәяхәт формасында төзелгән дәресләр балаларны бертөрлелектән, дәресләргә кызыксыну югалудан коткара. Турыдан-туры акыл өйрәтү булмау, әзер нәтиҗәләр бирелмәү баланы мөстәкыйль эшләргә өйрәтә, иҗади фикерләү күнекмәләрен тәрбияли. Үзе уйлап табу – укучы өчен зур ачыш, дәрәҗә, аның үз-үзенә ышанычын арттыра.

Дәреслек-хрестоматия китапханәләрдә татарча китаплар фонды аз булганда яисә яңартылмаганда, дәрестән тыш уку сәгатьләрендә, өйдә әти-әниләр белән һәм мөстәкыйль уку өчен дә файдаланыла ала. Шулай да аның төп кулланылыш даирәсе – дәрестә көчле укучылар белән индивидуаль шөгыльләнү өчен. Ә кече яшьтәге баланың психологиясендә төп урынны – иптәшеңнән артка калмау принцибы алып тора. Шунлыктан артка калучы укучы да дәреслек-хрестоматия белән шөгыльләнергә омтылачак.

Дәреслек-хрестоматия өчен әсәрләр балаларның яшь үзенчәлекләренә һәм әзерлек дәрәҗәсенә туры китереп сайланган. Күбрәк шигъри әсәрләр бирелгән, чөнки бала ритм, рифманы тиз тоемлый. Шигъри әсәрләрне уку һәм хәтердә калдыру җайлы. Текстларда кабатлауларның күп булуы – сайлап алынган текстларның төп үзенчәлеге. Алар түбәндәге ике аеруча әһәмиятле мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итә: а) кабатлап уку барышында балада үз-үзенә ышаныч уяна; ә) кабат-кабат уку күз өчен зарядка һәм үзлектән тиз укуга хәзерлек булып тора. Күпчелек текстлар кече яшьтәге мәктәп баласында эстетик зәвык формалаштыруның бер төре буларак, юмор хисен тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Дәреслек-хрестоматия кирәкле текстны бит номеры буенча табарга, китапханәдә китапларның алфавит тәртибендә урнашу принцибына төшенергә ярдәм итә. Дәреслек-хрестоматиядә җәйге каникулда уку өчен әсәрләр дә тәкъдим ителә.

Дәреслеккә эш дәфтәре – алынган белем һәм күнекмәләрне ныгыту мәйданы.

Дәреслек белән эшләү үрнәкләре методик кулланмада тәфсилле итеп күрсәтелә. Ул укытучыларга эшне планлаштыруда һәм укытуны төрләндерүдә ярдәм итә. Бу УМКның басылып чыгуы укучылар, укытучылар, тәрбиячеләр һәм ата-аналар өчен уку-укыту эшчәнлегенә юнәлеш бирүче бай ярдәмлек булыр.

Әлфия Мотыйгуллина, филология фәннәре кандидаты,
Казан федераль университеты доценты

1 нче сыйныф өчен язылган “Әдәби уку” дәреслегенең эчтәлеге, бизәлеше бик бай. Укучылар халык авыз иҗаты жанрлары аптыраткыч-алдавыч, әйләнмәле, чылбыр әкиятләре белән танышалар. Аларның сюжет-композиция үзенчәлекләрен аерырга өйрәнәләр. Проза һәм поэзиянең  үзенчәлекләрен танып беләләр, автор, әсәрнең исемен, персонажларны танып әйтә алалар.

Балалар дәреслекнең һәр бүлеген кызыксынып, яратып укый. Әдәби уку дәресен көтеп алалар. Дәреслек, хрестоматия, мөстәкыйль эш дәфтәре бер-берсен тулыландыра. Алган белемнәрен тирәнәйтергә ярдәм итә. Методик кулланма булу да укытучының яңача укытуга күчү чорында зур ярдәм булып тора.

Рәмзия Миңлебаева,
Арча районы Апаз урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

Мин “Перспективалы башлангыч мәктәп” проекты буенча төзелгән комплект белән икенче елымны эшлим. Ул тулысы белән яңа дәүләт стандартларына туры килә. Әлеге комплект, моңарчы булган дәреслекләрдән, дөньяны танып-белүнең табигатькә сәяхәт аша оештырылуы белән аерылып тора. Дәреслеккә материаллар туплаганда, шәһәр һәм авыл балаларының танып-белү үзенчәлекләре исәпкә алынып, төрле тирәлектә яшәүче кешеләр тормышы күрсәтелгән. Авылда, табигать кочагында үскән баланың үз өстенлекләре, дөньяга үзенчәлекле карашы бар. Ул табигать ритмында яши, халык һәм гаилә традицияләре үрнәгендә, социаль тирәлек контролендә тәрбияләнә. Укучының төп ярдәмчеләре – әкият геройлары һәм җәнлекләр. Алар бала белән сөйләшә, бәхәсләшә, фикер-тәкъдимнәрен җиткерә. Шулай итеп, бала берьюлы хыял һәм чынбарлык дөньясында яши. Ә бу укучының яшь үзенчәлегенә бик тә туры килә. Һәр дәрестә бер үк персонажларның катнашуы (Әмир һәм Әминә) уку-укыту процессын бербөтен итеп кабул итү мөмкинлеген бирә.

Укучылар бигрәк тә әдәби уку дәресләрен ярата. Алар беренче мәртәбә фольклорның кече жанрлары: табышмак, такмаза, тизәйткеч, санамыш, мәкаль, аптыраткыч-йөдәткеч, әйләнмәле, чылбырлы әкиятләр белән танышалар. Тагын бер яңалык – “Музей йорты”на сәяхәтләр. Ул укучыны рәсем сәнгатенең үзенчәлекләре белән таныштыра, картинаны укырга, серле үзенчәлекләрне ачарга өйрәтә. Укучылар музейда җәнлекләр белән бергәләп сәяхәт итәргә аеруча яраталар. Комплектта материал төрлелеге, аның күплеге сыйныфның үзенчәлекләренә туры килгәнен сайлап алырга мөмкинлек бирә. Ул материалларны сыйныфтан тыш чаралар үткәргәндә кулланып була. Укучылар эчтәлек буенча кирәкле әсәрне табарга, сүзлекләр белән эшләргә өйрәнә. “Серле ачкыч” мәктәп клубына бик теләп хатлар язалар. Бу  эш  балаларны тулы матур җөмләләр төзергә өйрәтә. Иҗат итү теләген һәм күнекмәсен үстерә.

Методик кулланма – укытучылар өчен уңайлы ярдәмлек. Анда дәрес һәм тематик планнар гына түгел, укытучының белемен күтәрергә ярдәм итә торган бай теоретик материал да бирелгән. Дәрес этапларын яңа стандарт таләпләре буенча бүлеп үткәрү үрнәкләре күрсәтелгән. Бер үк дәрескә берничә төрле дәрес үрнәге бирелү  укытучының иҗади эшләү мөмкинлеген үстерә.

2 нче сыйныфта иң кызыклы бүлек – “Күрү ноктасы”. Бу бүлек укучының хыял дөньясы белән тәңгәл килә, аның фантазиясен үстерә.

           Айсылу Мөхәммәтҗанова,
Балтач районы Шубан төп белем мәктәбе мөгаллимәсе

Беренче сыйныфта әдәби уку курсының төп бурычы: укучыларны укуга һәм әдәби сөйләмгә өйрәтү. Бу бурыч дәреслектә тулысы белән үтәлгән. Һәр дәрестә Әмир белән Әминәнең катнашуы дәрескә карата кызыксыну уята һәм укучыларның белем дөньсына кереп китүе табигый рәвештә бара. Татар халык авыз иҗаты укучыларның күңел көрлеген, тел байлыгын, сөйләмен үстерүдә зур әһәмияткә ия. Ә дәреслектәге шартлы билгеләр булу, укучыларга үзләрен тикшереп, күзәтеп барырга, игътибарлы булырга өйрәтә. Рәсемнәр җанлы образ тудырып, җылы, йомшак атмосфера барлыкка китерә.

Гадения Вәлиева,
Әтнә районы Күшәр төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы

 

“Перспектив башлангыч мәктәп” системасының үзенчәлеге: укучының тормыш тәҗрибәсенә нигезләнеп, аның иҗади мөмкинлекләрен һәрьяклап ачу максатын куеп төзелгән. Укытуның эчтәлегеннән тыш, нәтиҗәләргә һәм тормышка ашыру өчен шартларга таләпләр куелган. Укытучының төп бурычы – тормышта үзен таба белүче уңышлы шәхес тәрбияләү.

1 нче сыйныф укучылары “Шүрәледә кунакта” бүлеген яратып өйрәнделәр. Әдәби уку дәреслегенә килгәндә дәреслек хәйләгә корылган. Һәр дәрестә сәяхәткә барыла. Сәяхәтнең бер ягы – реаль, икенче ягы – сихри. Текстлар уйланылып сайланган, матурлык эзләргә, матурлыкны табарга өйрәтә. Һәрберсе нинди дә булса мәгълүмат бирә. Зур текстлар чылбыр буенча укыла. Укучылар, дәреслек битенең кырыенда бирелгән сары һәм зәңгәр төсләргә карап, үз чираты җиткәнен белеп тора. Бу алым баланы игътибарлылыкка, дәреслек белән эшли белергә өйрәтә.

Элеккеге дәреслекләрдә укучы укый, эчтәлек сөйли, мәҗбүр итеп куелганның барысын да эшләсә, бу дәреслек буенча үз фикерен ачык итеп әйтә, эзләнә, таба, уйлана, рәссам ничек күз алдына китергән икәнлеген аңлатып бирә. Тагын бер аермасы – хрестоматия, мөстәкыйль эш дәфтәре булуда. Укыганнарны ныгыту, кабатлау, дәресне тулыландыру өчен мөстәкыйль эш дәфтәре бик уңайлы.

Әдәби укудан методик кулланма булу да  укытучы өчен бик зур ярдәм. Бу кулланмада үрнәк дәрес планнары, ял минутлары өчен күнегүләр, укучыларның белемнәрен тикшерү өчен тестлар, әдәби уку фәненнән эш программасы бирелгән.

Илмира Гыйбадуллина,
Фирдания Камалиева,
Арча районы Мөндеш башлангыч мәктәбе укытучылары

 

Мин әдәби уку дәреслеге белән 2 нче елымны укытам инде. Бу комплект белән эшләгәндә укытуны ФГОС таләпләре буенча эшне яңача оештыру мөмкинлекләре бик зур. Балаларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып бик күп мәгълүмат бирелә. Сораулар һәм биремнәр үтәгәндә дәреслек геройлары белән килешмәгән очракта укучылар бәхәсләшә, үз фикерләрен әйтә, тексттан өзекләр китереп иҗади эшлиләр. Текстлар нәниләрнең фантазияләрен, сөйләм телләрен үстерерлек итеп сайланган. Әдәп-әхлак тәрбиясе бирү өчен җирлек нык.

Методик ярдәмлек укытучылар өчен төзелгән. Соңгы елларда безнең мондый ярдәмлекләр күргәнебез юк иде.

Гөлшат Нигъмәтҗанова,
Теләче урта мәктәбенең югары категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

Безнең мәктәп “Перспектив башлангыч мәктәп” проекты белән 2004 нче елдан бирле укыта. Алдагы елларда без татар теле һәм әдәби уку дәресләрен традицион дәреслекләр белән алып бардык. Ләкин алар бу проект концепциясенә һич кенә дә туры килми иде. Яңа дәреслекләр укучылар белән иҗади эш оештыру өчен зур мөмкинлекләр бирә. Балалар бик кызыксынып эшлиләр. 1) Дәреслекләрдә аңлашылмаган сүзләр, татар теленең аңлатмалы сүзлегенә нигезләнеп, һәр китапнң ахырында бирелгән (аларның алфавит тәртибендә булуы да бик уңайлы); 2) “Музей йорты”на сәяхәт вакытында, укучыларның сөйләм телләрен, күзәтүчәнлекләрен, матурлыкка соклана белү хисләрен арттыруга, гади генә предметны да образлы итеп күрә белүләренә ирешелә; 3) Комплектта мөстәкыйль эш дәфтәре булу да балаларны җәлеп итә. 1 нче сыйныфта ул дәфтәр-“үзең буя” да әле; 4) Картиналар белән эшләгәндә балалар еш кына лупа һәм рамкалар белән бик яратып эшлиләр (рамкалар технология дәресләрендә соргылт, куе яшел, караңгырак төстәге картоннан махсус ясала); 5) Дәреслектә материалның күп булуы төрле балалар белән эшләгәндә бик уңай. Көчле һәм уртача укучылар белән эш оештыру өчен җитәрлек күләмдә текстлар бирелгән. Укытучыларга теге яки бу авторның берничә әсәре тәкъдим ителә.

Безне, укытучыларны, иң шатландырганы методик ярдәмлек булды. Яңа гына шушы комплект белән эшли башлаган укытучылар өчен әйтеп бетергесез зур хәзинә бу. Кулыңда бу китап булса, син дәрескә әзер дигән сүз инде. Без бу комплект буенча рәхәтләнеп эшлибез.

Сафиуллина Ләйсән, ШМО җитәкчесе,
Фирая Хәйруллина, КМО җитәкчесе,
Балтач районы, Яңгул гомуми белем мәктәбе

«Перспективалы башлангыч мәктәп”  укыту  комплектына  кергән   әдәби уку фәне буенча үзенчәлекләр, элекке дәреслекләрдән аермалары күп төрле. Беренчедән, укытучы һәм укучылар өчен дәреслекләр генә түгел, ә мөстәкыйль эш дәфтәре, дәреслек-хрестоматия, методик ярдәмлек тә чыгарылган. Укучыны, беренче чиратта, уйларга, фикерләргә, иҗат итәргә өйрәтү максат итеп куелган. Икенчедән, дәреслекнең мавыктыргыч  сәяхәт формасында төзелгән булуы баланы кызыксындыра, китап белән эшләүгә этәргеч бирә. 2 нче сыйныф укучылары бигрәк тә “Белдекле Керпедә кунакта” бүлеген яратып өйрәнә, чөнки анда төрле әкиятләр  тупланган. Әкиятне хәтта үзләренә иҗат итү өчен биремнәр бар. Бала өчен үзенең иҗат дөньясы  ачылып киткәндәй була. Яңа материал үзләштерү өч позициядә башкарыла: аңлау – истә калдыру – куллану. Куллану юнәлеше өчен мөстәкыйль эш дәфтәре файдаланыла. Һәр ике дәреслектә дә, хрестоматиядә дә аңлатмалы сүзлек бар.  Укучы үзе эзләнә, мөстәкыйль белем алырга  өйрәнә. “Музей йортында” бүлеге баланы  төрле милләт рәссамнарының иҗаты белән таныштыра, матурлык тойгысы тәрбияли. Укучы шартлы билгеләр белән эш итәргә дә өйрәнә.

Әдәби уку-укыту кулланмасы  – укытучының  алыштыргысыз  ярдәмчесе. Анда  һәр дәресне кызыклы, файдалы, балага аңлаешлы итеп үткәрү өчен барлык материал тупланган.

Укыту-методик комплекты баланы кече яшьтән үк әдәбият  дөньясына алып керә, алдагы сыйныфларда фәнне уңышлы үзләштерү өчен җирлек булдыра.

Комплект авторларына чын күңелдән рәхмәт хисләрен җиткерәбез.

Гүзәл Габделфәртовна Мортазина, Рания Рифатовна Мөхәммәтгалиева,
Арча районы Яңа Кенәр лицееның башлангыч сыйныф укытучылары.