“Мәгариф” журналы

“Әдәби уку” дәреслеген төзүче авторлар балаларга күптөрле мәгълүмат бирүне күз уңында тота. Мәсәлән, балалар әкиятләрнең автор һәм халык ткиятләренә бүленүен, әкиятләрдә еш очрый торган геройларны хәтта дөнья, рус, татар халык әкиятләре эчендә билгеләү, ул геройларның сыйфатларын аера белү кебек белемнәр алалар. Тылсымлы әкият, хайваннар турындагы әкият, көнкүреш әкиятләре белән танышалар.

“Әдәби уку” УМКсының эчтәлеге балаларның гражданлык сыйфатларын һәм иҗади активлыкларын үстерүгә юнәлтелә. Уку барышында бала ярдәмчеллек, олыларны хөрмәт итү, вакытны әрәмгә сарыф итмәү кебек сыйфатларга ия була.

Кадрия Фәйзрахманова,
“Мәгариф” журналының бүлек мөдире.