Мәгарифне үстерү институтының Милли мәгариф лабораториясе

Бу дәреслекләрнең тагын бер үзенчәлекле ягы – “Эчтәлек” белән танышу, аңа карап, кирәкле әсәрне китаптан таба белергә өйрәтү. Кече яшьтәге мәктәп баласының дәреслектән тыш эшчәнлеген оештыру, өй, мәктәп китапханәләреннән файдалану эше дә уйланылган. Фән буенча сүзлек, белешмә әдәбият, көндәлек матбугат белән эшләү юллары да күрсәтелгән. Балалар китабы белән эшләү, китапны саклап тоту күнекмәләре булдыруга игътибар ителгән.

Уку, сөйләү, тыңлау күнекмәләре формалаштыру дәреслектә үзенчәлекле бара. Сәнгатьле уку күнекмәләре формалаштыру (интонация, тон, темп, сайлап кычкырып уку) – диалоглар укыганда сары һәм зәңгәр рамка-каймалар укучыларга ярдәм итә, ориентир ролен уйный. Дәреслекнең кырында сары һәм зәңгәр төсләр белән бирелгән полоскалар балаларны чылбыр буенча укуга хәзерли, укытучыга укып торган баланы туктатып икенчесенә сүз бирәсе дә юк. Дәрестә вакыт рациональ файдаланыла.

Дәреслектә текстларның төсләр белән бүленеше аның эчтәлеген аңлауны җиңеләйтә, фольклор әсәрләрендәге кабатлауларны табарга булыша.

Илсөя Сәгъдиева,
Мәгарифне үстерү институтының
Милли мәгариф лабораториясе фәнни хезмәткәре.