“Мөгаллимнәр заманча дәреслек яза” (“Ватаным Татарстан”)

Дәреслекне үзләре үк озак еллар башлангыч сыйныф балаларын укыткан педагоглар язганын белү, ничектер, баштан ук уңай реакция тудырды. Ни дисәң дә, балага да, укытучыга да ни кирәген, ничек уңайрак, җиңелрәк буласын үз практикаларыннан яхшырак беләләр дип уйладым.

Биремнәре дә без укыгандагы кебек “Кем? Нәрсә? Нишли?” сорауларына җавап бирү генә түгел. Шул ук вакытта бүгенге чор балаларының башы җитмәс биремнәр дә юк. Сораулар шундый итеп куелган, аларга төрлечә җавап бирергә мөмкин. Бала үзенең дөрес фикерен дәлилли белергә һәм башкалар төсле җавап бирмәгәндә дә үзе тәкъдим иткән фаразга иптәшләрен ышандырырга тиеш була.

Гөлсинә Хәбибуллина.
“Мөгаллимнәр заманча дәреслек яза”.
“Ватаным Татарстан”, 14 август, 2012.