В Национальной Библиотеке Германии — книга, изданная в «Магариф-Вакыт».

Книга Иеронимуса Мегизера "Основы тюркского языка", изданная в "Магариф-Вакыт", теперь хранится и в Национальной Библиотеке Германии. "Мәгариф-Вакыт" нәшриятендә басылган Иеронимус Мегизерның "Төрки тел нигезләре" китабы хәзер Германиянең Милли китапханәсендә дә саклана.  

Далее →

Әлки районында Татар әдәбияты көннәре

2013 ел ахырында Әлки районында язучы, журналист Әсрар Галинең тууына 75 ел уңаеннан Татар әдәбияты көннәре үтте. ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт җитәкчелегендәге язучылар делегациясе Базарлы Матак, Түбән Әлки, Иске Чаллы авылларында чыгыш ясады. Чарада Татарстанның Халык шагыйре Гәрәй Рәхим, язучы, галим Фоат Галимуллин, язучы Марат Әмирханов, шагыйрь Госман Садә, шагыйрь, нәшир Мөдәррис Вәлиев,  шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова, Татарстанның халык артисты Резеда Төхфәтуллина, шагыйрь Рифат Сәлах катнашты.

Далее →

Уфада Роберт Миңнуллинның юбилее уңаеннан үткән чаралар турында Азатлык Радиосы

Кая югалдыгыз, татарларым? – Кичә генә әле бар идегез, Бар идегез, татар идегез бит, Татарларыбызга пар идегез! Әллә инде үз-үзегезне сез Җиңел генә шулай саттыгызмы? Әби-бабайларның әманәтен Чүплекләргә тотып аттыгызмы? "Уфада Роберт Миңнуллинның 65 яшьлек юбилее уңаеннан мәктәп укучылары белән очрашу, фәнни-гамәли конференция һәм китап туе узды.

Далее →

Татарстан Фәннәр академиясе һәм Язучылар берлеге сайтларыннан

Тукай елы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре өчен юбилей белән бәйле зур Халыкара конференция оештыру (анда якын һәм ерак илләрдән килгән күренекле галимнәр чыгыш ясады), Төркиядә Габдулла Тукайга багышлап уздырылган чараларда катнашу, бөек шагыйрьнең 6 томлык академик басмасыннан беренче ике томын, “Габдулла Тукай. Әсәрләр. Белешмәлек-сүзлек” хезмәтен дөньяга чыгару һ.б. мәгънәле вакыйгалары белән истә калды. Язучы, филология фәннәре кандидаты Мөдәррис Вәлиев җитәкчелегендәге бертөркем галимнәр (алар арасында Д.Рамазанова, Р.Солтанова, А.Ахунов, Р.Исламов һ.б. бар иде) Түбән Новгород өлкәсенең Сафаҗай авылында – “Хөсәен Фәезханов укулары”, Уфада – “Акмулла укулары” дип исемләнгән мәртәбәле халыкара конференцияләрдә катнаштылар.

Далее →

«КАЛЕБ» ПРОЕКТЫ Анна АХМАТОВАның татар теленә тәрҗемә китабы презентациясен тәкъдим итә

«КАЛЕБ» ПРОЕКТЫ Анна АХМАТОВАның татар теленә тәрҗемә китабы презентациясен тәкъдим итә:             29 ноябрьдә 19:00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Кече сәхнәсендә узачак кичә танылган рус шагыйренең иҗатын татарча яңгыратуга гына түгел, аны мөмкин кадәр тулы итеп ачуга да юнәлтелгән. Ягъни: сез бу кичәдә Ахматованың атаклы шигырьләрен тәрҗемәдә генә ишетеп калмаячаксыз, ә Ахматова дөньясына үтеп кереп, аның белән бергә ХХ йөзнең хәлиткеч вакыйгаларында да катнашачаксыз. Ахырда – аңа хөкем чыгарачаксыз, йә булмаса аклаячаксыз. Китап Анна Ахматованың 120 еллык юбилеена багышлап әзерләнде. "МӘГАРИФ-ВАКЫТ" нәшриятында дөнья күрде ул. Идея авторы һәм төзүчесе - Ләйсән ХАФИЗОВА. Әдәби мөхәррире - Рәмис АЙМӘТ. Бизәлеш авторы - Наталья ГРАХАНЦЕВА. Тәрҗемәчеләр: Илсөяр ИКСАНОВА, Йолдыз МИҢНУЛЛИНА, Рәмис АЙМӘТ, Рифә РАХМАН, Луиза ЯНСУАР, Лилия ГЫЙБАДУЛЛИНА, Гөлназ ВӘЛИЕВА.

Далее →