Рәмзия Мөхәммәдова. Татар-мишәрләр. Тарихи-этнографик тикшеренү. Рус телендә.

“Татарның каймагы” дип телгә кергән мишәрләр Россиянең бик күп төбәкләрендә әле дә булса үзләренең телен, гореф-гадәтләрен саклап, башка кавемнәргә үрнәк булып тормыш итә. Бу китап – мишәрләрнең тарихи тамырларын,  көнкүрешен, матди һәм рухи тормышын, гаилә-никах мөнәсәбәтләрен, шулай ук казан татарлары һәм башка халыклар белән багланышларын тирәннән өйрәнеп тасвирлаган күпьеллык хезмәт җимеше. Басма тарихи һәм төсле рәсемнәр белән бизәлгән.

Далее →

Ренат Харис. Атлар чаба. Шигырьләр, поэмалар (2011 – 2016).

Китапта шагыйрьнең соңгы елларда язылган, хәзерге заман рухын чагылдырган иң әйбәт әсәрләре урын алган. Алар арасында, җәмәгатьчелек игътибарын аеруча җәлеп иткән, 40 илдә тарала торган “Писатель и время” газетасында басылып чыккан “Татарстан Титанигы” поэмасы да бар.

Далее →

Гаврила Державин. Кизләү. Шигырьләр.

“Сөйлә, арфа, сөйлә Казаным хәлләрен!”, “Күмелеп яткан татар җырлары да яңа буыннарда терелсен” – дип язган ул. Халык шагыйре Ренат Харис тәрҗемәсендә тәкъдим ителә торган бу бүләк басма – нәсел тамырлары Ибраһим морзадан башланган бөек якташыбыз, Россиянең өч императоры – Екатерина II (Әби-патша), Павел һәм Александр белән эшләгән күренекле дәүләт эшлеклесе һәм талантлы каләм иясе Г.Р.Державин иҗатын беренче тапкыр татар телендә тулы һәм көчле яңгыраткан китап. Төзүчесе һәм кереш сүз авторы – галимә Әлфия Миңнуллина. Затлы сувенир басма төсле рәсемнәр белән бизәлгән. Бу хезмәт 2016 елда Г.Державин исемендәге премиягә лаек булды.

Далее →

София Вәлиефф (Сафия Вәлиева). Әнием. Документаль повесть.

“Безнең бабайлар, Апас, Кукмара һәм Мамадыш якларыннан күчеп китеп, Кытайдагы Шәркый Төркестан өлкәсенең башкаласы Өремче шәһәренә килеп урнашканнар. Алар күп гасырлар илләреннән, туган җирләреннән аерылып, чит-ят илдә яшәүнең барлык авырлыкларын Аллаһ Тәгаләгә таянып җиңеп чыкканнар... Менә без дә – шушы татарларның нәселеннән без” дип яза бу гаҗәеп бай эчтәлекле әсәрнең авторы, хәзер Австралиянең Аделаида каласында яшәүче Сафия ханым. Сокландыргыч татулык, бердәмлек саклап, телен, динен югалтмыйча, милләттәшләребезнең дүртенче буыны үсеп килә икән ерак мәмләкәттә. Китапны укучыларга Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов белән Башкортстанның атказанган артисты, танылган композитор, җырчы һәм шагыйрь Фәнир Галимов тәкъдим итә.

Далее →

Гарәп теле. 8 класс. Рус телендә.

Р.Р.Закиров, Н.Г.Минһаҗева. Гарәп теле. 8 класс. Рус телендә. 5 – 7 класслар өчен гарәп теле дәреслекләренең дәвамы. Махсус эш дәфтәрләре белән бергә нәшер ителде. Бөтен ислам дөньясы сөйләшә-аңлаша торган гарәп телен үзлегеңнән өйрәнү өчен дә кулай кулланма.

Далее →

Арча төбәге әдипләре иҗаты. 1-4 нче сыйныф укучылары өчен хрестоматия

Арча төбәге әдипләре иҗаты. 1-4 нче сыйныф укучылары өчен хрестоматия Коллектив. Без бит – Арча яклары. 3 китапта. Бәрәкәтле, илһамлы Арча төбәгеннән чыккан Г.Тукай, Г.Камал, Г.Бәширов, Р.Төхфәтуллин, Г.Ахунов, М.Мәһдиевләрнең, урта һәм яшь буын әдипләрнең, шулай ук биредә яшәүче каләм ияләренең иҗатын чагылдырган серия – мондый үрнәктәге беренче карлыгач. Ул 1 – 4, 5 – 8, 9 – 11 классларга атап чыгарылган. Һәр авторның фоторәсеме, иҗаты һәм тормыш юлы турында кыскача тәрҗемәи хәле (биографиясе) тәкъдим ителә.

Далее →

Арча төбәге әдипләре иҗаты. 5-8 нче сыйныф укучылары өчен хрестоматия

Арча төбәге әдипләре иҗаты. 5-8 нче сыйныф укучылары өчен хрестоматия Коллектив. Без бит – Арча яклары. 3 китапта. Бәрәкәтле, илһамлы Арча төбәгеннән чыккан Г.Тукай, Г.Камал, Г.Бәширов, Р.Төхфәтуллин, Г.Ахунов, М.Мәһдиевләрнең, урта һәм яшь буын әдипләрнең, шулай ук биредә яшәүче каләм ияләренең иҗатын чагылдырган серия – мондый үрнәктәге беренче карлыгач. Ул 1 – 4, 5 – 8, 9 – 11 классларга атап чыгарылган. Һәр авторның фоторәсеме, иҗаты һәм тормыш юлы турында кыскача тәрҗемәи хәле (биографиясе) тәкъдим ителә.

Далее →

Арча төбәге әдипләре иҗаты. 9-11 нче сыйныф укучылары өчен хрестоматия

  Арча төбәге әдипләре иҗаты. 9-11 нче сыйныф укучылары өчен хрестоматия Коллектив. Без бит – Арча яклары. 3 китапта. Бәрәкәтле, илһамлы Арча төбәгеннән чыккан Г.Тукай, Г.Камал, Г.Бәширов, Р.Төхфәтуллин, Г.Ахунов, М.Мәһдиевләрнең, урта һәм яшь буын әдипләрнең, шулай ук биредә яшәүче каләм ияләренең иҗатын чагылдырган серия – мондый үрнәктәге беренче карлыгач. Ул 1 – 4, 5 – 8, 9 – 11 классларга атап чыгарылган. Һәр авторның фоторәсеме, иҗаты һәм тормыш юлы турында кыскача тәрҗемәи хәле (биографиясе) тәкъдим ителә.

Далее →

Татар әдәбияты. Сочинение язарга өйрәтәбез. 5 – 9 сыйныфлар.

Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина. Сочинение язарга өйрәтәбез. 5 – 9 сыйныфлар. Рус телендәге мәктәпләрдә татар әдәбиятыннан сочинение язу серләренә өйрәткән мондый кулланманы укытучылар һәм укучылар, шулай ук ата-аналар күптән көтә иде.

Далее →

Р.Г. Әхмәтьянов. Татар теленең этимологик сүзлеге. I-II-томлар.

                  Бу  сүзлек – туган телебездәге сүзләрнең килеп чыгышын (этимологиясен), тарихын  ачыклау, мәгънәләрен, кулланылыш үзенчәлекләрен тикшерүгә багышланган киң колачлы беренче хезмәт, зур гыйльми казаныш буларак, төрки-татар тарихын, татар-башкорт тел байлыгын өйрәнергә теләүче галимнәр, мәктәп һәм югары уку йортлары мөгаллимнәре, укчы-студентлары файдалану өчен гаять файдалы кулланма. Анда 10 меңнән артык сүзгә аңлатма бирелә.

Далее →