Мәгарифне үстерү институтының Милли мәгариф лабораториясе

Бу дәреслекләрнең тагын бер үзенчәлекле ягы – “Эчтәлек” белән танышу, аңа карап, кирәкле әсәрне китаптан таба белергә өйрәтү. Кече яшьтәге мәктәп баласының дәреслектән тыш эшчәнлеген оештыру, өй, мәктәп китапханәләреннән файдалану эше дә уйланылган. Фән буенча сүзлек, белешмә әдәбият, көндәлек матбугат белән эшләү юллары да күрсәтелгән. Балалар китабы белән эшләү, китапны саклап тоту күнекмәләре булдыруга игътибар ителгән.

Далее →

“Мөгаллимнәр заманча дәреслек яза” (“Ватаным Татарстан”)

Дәреслекне үзләре үк озак еллар башлангыч сыйныф балаларын укыткан педагоглар язганын белү, ничектер, баштан ук уңай реакция тудырды. Ни дисәң дә, балага да, укытучыга да ни кирәген, ничек уңайрак, җиңелрәк буласын үз практикаларыннан яхшырак беләләр дип уйладым.

Далее →

“Мәгариф” журналы

“Әдәби уку” дәреслеген төзүче авторлар балаларга күптөрле мәгълүмат бирүне күз уңында тота. Мәсәлән, балалар әкиятләрнең автор һәм халык ткиятләренә бүленүен, әкиятләрдә еш очрый торган геройларны хәтта дөнья, рус, татар халык әкиятләре эчендә билгеләү, ул геройларның сыйфатларын аера белү кебек белемнәр алалар. Тылсымлы әкият, хайваннар турындагы әкият, көнкүреш әкиятләре белән танышалар.

Далее →