Татар теленнән олимпиадага әзерлибез. 4 – 7 сыйныфлар. (Хөснетдинов, Сәгъдиева)

Татар теленнән олимпиадага әзерлибез (методик киңәшләр, анализ үрнәкләре, биремнәр). 4 – 7 сыйныфлар.
Авторлар: Хөснетдинов Д.Х., Сәгъдиева Р.К.

Тәкъдим ителгән хезмәт татар телендә гомуми белем бирү оешмалары укучылары өчен татар теленнән мәктәп, муниципаль һәм республика күләмендәге олимпиада биремнәренең үрнәкләрен, укучылар белергә тиешле теоретик мәгълүматларны, еш очрый торган хаталарны анализлауны, укытучыларга һәм олимпиадада катнашучыларга юнәлдерелгән киңәшләрне үз эченә ала.