Татарстан Фәннәр академиясе һәм Язучылар берлеге сайтларыннан

Тукай елы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре өчен юбилей белән бәйле зур Халыкара конференция оештыру (анда якын һәм ерак илләрдән килгән күренекле галимнәр чыгыш ясады), Төркиядә Габдулла Тукайга багышлап уздырылган чараларда катнашу, бөек шагыйрьнең 6 томлык академик басмасыннан беренче ике томын, “Габдулла Тукай. Әсәрләр. Белешмәлек-сүзлек” хезмәтен дөньяга чыгару һ.б. мәгънәле вакыйгалары белән истә калды.

Язучы, филология фәннәре кандидаты Мөдәррис Вәлиев җитәкчелегендәге бертөркем галимнәр (алар арасында Д.Рамазанова, Р.Солтанова, А.Ахунов, Р.Исламов һ.б. бар иде) Түбән Новгород өлкәсенең Сафаҗай авылында – “Хөсәен Фәезханов укулары”, Уфада – “Акмулла укулары” дип исемләнгән мәртәбәле халыкара конференцияләрдә катнаштылар. М.Вәлиев, Институттан чакырылган кунак буларак,Башкорстанның Эстәрлебаш районы, Бүзат авылында узган Татар мәдәнияте көннәрендә, Мәгариф һәм фән министрлыгы эшчәнлеге белән бәйле рәвештә, Пермь крае, Барда төбәгендә Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының туган тел фестивалендә чыгыш ясады. Аксубай районында Галиәсгар Гафуров-Чыгтайны искә алу чараларында язучы, галим Мөдәррис Вәлиев белән бергә академик Мирфатыйх Зәкиев, филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиевнең катнашуы нур өстенә нур булды, диделәр танылган дин галиме һәм әдипнең якташлары.

Татарстан Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы Ким Миңнуллин җитәкләгән Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында шулай ук “Фәнни экспедицияләр эзеннән”дигән, төрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезнең тарихи үткәне, тел үзенчәлекләре һәм мәдәни хәзинәләре турында сөйләүче китаплар сериясенә нигез салынып, шул “оя”дан Актаныш, Апас районнарына һәм Мари Иленең Бәрәңге районына, Түбән Новгород өлкәсенә багышланган дүрт “карлыгач” очып чыкты инде. Якын киләчәктә китап һәм күңел киштәләребезне Татарстанның Кукмара, Чүпрәле, Мамадыш районнары, Пермь крае, Әстерхан өлкәсе татарлары турындагы басмалар баетыр дип көтәбез.

Татарстан Фәннәр академиясе һәм Язучылар берлеге сайтларыннан