Рәдиф Гаташ. Хиссият (сайланма лирика). Татар, рус һәм инглиз телләрендә.

Күренекле галимә Резеда Ганиеваның “Заманның «шигъри пәйгамбәре»”  дип аталган кереш мәкаләсе белән ачылган бу җыентыкта татар сүз сәнгатенә зур өлеш керткән  халык шагыйре Р.Гаташның төрле буын укучылар күңелендә урын тапкан шаһ-әсәрләре тупланды.

Далее →

Рәхмәт яусын.

Шигърият мәйданына “Салих Маннапов” исеме белән килеп кергән, әдәби тәнкыйтьтә һәм фәндә, матбугатта һәм нәшрият эшендә Мөдәррис Вәлиев буларак хезмәт куйган шәхеснең иҗаты һәм тормышына багышлап каләмдәшләре язган мәкаләләр җыентыгы. Авторлар арасында Наҗар Нәҗми, Мостай Кәрим, Әмирхан Еники, Нәби Дәүли, Аяз Гыйләҗев, Равил Фәйзуллин, Айдар Хәлим һ.б.лар бар. Күренекле әдипләр сурәтләнгән, шәхси архивтан алынган фоторәсемнәр китапны тагын да баета. Төзүчесе – Нурзидә Нотфуллина.

Далее →

Ренат Харис. Атлар чаба. Шигырьләр, поэмалар (2011 – 2016).

Китапта шагыйрьнең соңгы елларда язылган, хәзерге заман рухын чагылдырган иң әйбәт әсәрләре урын алган. Алар арасында, җәмәгатьчелек игътибарын аеруча җәлеп иткән, 40 илдә тарала торган “Писатель и время” газетасында басылып чыккан “Татарстан Титанигы” поэмасы да бар.

Далее →

Гаврила Державин. Кизләү. Шигырьләр.

“Сөйлә, арфа, сөйлә Казаным хәлләрен!”, “Күмелеп яткан татар җырлары да яңа буыннарда терелсен” – дип язган ул. Халык шагыйре Ренат Харис тәрҗемәсендә тәкъдим ителә торган бу бүләк басма – нәсел тамырлары Ибраһим морзадан башланган бөек якташыбыз, Россиянең өч императоры – Екатерина II (Әби-патша), Павел һәм Александр белән эшләгән күренекле дәүләт эшлеклесе һәм талантлы каләм иясе Г.Р.Державин иҗатын беренче тапкыр татар телендә тулы һәм көчле яңгыраткан китап. Төзүчесе һәм кереш сүз авторы – галимә Әлфия Миңнуллина. Затлы сувенир басма төсле рәсемнәр белән бизәлгән. Бу хезмәт 2016 елда Г.Державин исемендәге премиягә лаек булды.

Далее →

София Вәлиефф (Сафия Вәлиева). Әнием. Документаль повесть.

“Безнең бабайлар, Апас, Кукмара һәм Мамадыш якларыннан күчеп китеп, Кытайдагы Шәркый Төркестан өлкәсенең башкаласы Өремче шәһәренә килеп урнашканнар. Алар күп гасырлар илләреннән, туган җирләреннән аерылып, чит-ят илдә яшәүнең барлык авырлыкларын Аллаһ Тәгаләгә таянып җиңеп чыкканнар... Менә без дә – шушы татарларның нәселеннән без” дип яза бу гаҗәеп бай эчтәлекле әсәрнең авторы, хәзер Австралиянең Аделаида каласында яшәүче Сафия ханым. Сокландыргыч татулык, бердәмлек саклап, телен, динен югалтмыйча, милләттәшләребезнең дүртенче буыны үсеп килә икән ерак мәмләкәттә. Китапны укучыларга Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов белән Башкортстанның атказанган артисты, танылган композитор, җырчы һәм шагыйрь Фәнир Галимов тәкъдим итә.

Далее →

ТНВ. 10 интервью с VIP-персонами республики.

  Интервью с десятью VIP-персонами республики, участвовавшими в основании ТНВ, посвящаются 10-летию телерадиокомпании. ТНВ. Республиканың VIP-персоналары белән 10 әңгәмә "Яңа гасыр" телеканалын төзүгә катнашы булган республикабызның VIP-персоналары белән 10 әңгәмә компаниянең 10 еллык юбилеена багышлана. ТНВ. 10 интервью с VIP-персонами республики. - Магариф-Вакыт, 2013.

Далее →

Анна Ахматова. Сайланма әсәрләр (рус һәм татар телләрендә)

  "Фаҗигале коллизияләр уртасында - горур, үлемнәрдән өстен шигърият һәм шәхси ирек, бөек мәхәббәт хакына барына да түзәргә әзер хатын-кыз шагыйрә образы... Менә сиңа "мәхәббәт турында язучы аксөяк, дворянка ханым!", дип яза кереш сүздә танылган шагыйрь Рәдиф Гаташ. Китап Анна Ахматованың 120 еллык юбилеена багышлап әзерләнде. Николай Гоголь, Александр Пушкин һәм Анна Ахматованың сайланма  әсәрләре рус һәм татар телләрендә бер сериядә, "Культура России" федераль программасы кысаларында нәшер ителгән. Тәрҗемәчеләре Илсөяр Иксанова, Рифә Рахман, Рәмис Аймәт, Йолдыз Миңнуллина, Луиза Янсуар, Лилия Гыйбадуллина, Гөлназ Вәлиева.

Далее →