Габдулла Тукай: Библиографик күрсәткеч (Р.Ф. Исламов)

«Габдулла Тукай: Библиографик күрсәткеч» Төзүчесе Р.Ф. Исламов

Библиографик күрсәткечтә татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның (1886–1913) нәшер ителгән әсәрләре, тормышы һәм иҗаты турында дөнья күргән монографик хезмәтләр, гыйльми җыентыклар, якланган диссертацияләр, язылган мәкаләләр хакында мәгълүмат тупланган. Алар хронологик яктан 1913 елдан хәзергә кадәр вакытны иӊли. Китап Г. Тукай иҗатын һәм шәхесен өйрәнүчеләргә, әдәбият галимнәренә, укытучыларга, аспирантларга, студентларга тәкъдим ителә.