Рәмзия Мөхәммәдова. Татар-мишәрләр. Тарихи-этнографик тикшеренү. Рус телендә.

"Татарның каймагы" дип телгә кергән мишәрләр Россиянең бик күп төбәкләрендә әле дә булса үзләренең телен, гореф-гадәтләрен саклап, башка кавемнәргә үрнәк булып тормыш итә. Бу китап – мишәрләрнең тарихи тамырларын, көнкүрешен, матди һәм рухи тормышын, гаилә-никах мөнәсәбәтләрен, шулай ук казан татарлары һәм башка халыклар белән багланышларын тирәннән өйрәнеп тасвирлаган күпьеллык хезмәт җимеше. Басма тарихи һәм төсле рәсемнәр белән бизәлгән.