Л.И. Минһаҗева. Каләмендә — балачак галәме (Роберт Миңнуллинның балалар әдәбияты өлкәсендәге эшчәнлеге).

Монографиядә Татарстанның халык шагыйре, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Роберт Миңнуллинның балалар өчен иҗатына анализ ясала. Шагыйрь, тәрҗемәче, журналист, публицист һәм тәнкыйтьченең иҗаты төрле яктан чыгып бәяләнә, фикерләр мисаллар аша дәлилләнә. Монография мәктәп укучыларына, укытучыларга, югары уку йортлары студентларына һәм, гомумән, әдәбият сөючеләргә адреслана.