Татар теле. Морфемика сүз ясалыши, морфология. Уку-укыту кулланмасы — Ч.М. Харисова

Татар теле. Морфемика сүз ясалыши, морфология. Уку-укыту кулланмасы.

Авторлар: Ч.М. Харисова.

Кулланма хәзерге татар әдәби теленең морфемика, сүз ясалышы һәм морфологиясе бүлекләрен үз эченә ала. Анда морфемик һәм морфологик анализ ясау тәртибенә аңлатмалар хәзерге тел белеме үсеше казанышларын истә тотып бирелә, татар теленең сүз ясалышы һәм морфологиясендә авыррак дип саналган кайбер проблемалар да яктыртыла.

Бу җәһәттән әлеге кулланманы югары уку йорты, педагогика көллияте укытучылары, бакалавр һәм магистрлар, шулай ук гомуми белем бирү оешмаларында эшләүче укытучылар аттестациягә әзерләнгәндә файдалана ала. Алган белем һәм күнекмәләрне ныгыту, тирәнәйтү, системага салу өчен, китапта теоретик мәгълүмат белән беррәттән төрле күнегүләр һәм кызыклы биремнәр тәкъдим ителә. Оригиналь формадагы тестлар төрле дәрәҗәдә үткәрелә торган олимпиадаларга, ә чыгарылыш сыйныф укучыларына исә йомгаклау имтиханнарына әзерләнгәндә ярдәм итәчәк.