Диктантлар җыентыгы I-IV сыйныф укучылары өчен — Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова

Диктантлар җыентыгы I-IV сыйныф укучылары өчен

Авторлар: Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова.

Диктантлар җыентыгы рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының I—IV cыйныфларында укучы татар телендә сөйләшүче балалар өчен төзелде. Текстлар укучыларның кызыксыну даирәсен, яшь үзенчәлекләрен истә тотып сайланды.

Укучыларның белем дәрәҗәсен истә тотып, укытучы диктант материалын үзе теләгән эзлеклектә файдалана ала. Билгеле булганча, кече яшьтәге мәктәп балаларында тел белән кызыксыну тәрбияләү өчен, укытучы дәресләрне җанлырак итеп үткәрергә тырыша. Шуны истә тотып, җыентыкта сүзлек диктантларын яздыргач үтәү өчен кызыклы грамматика элементлары булган биремнәр тәкъдим ителә. Диктант өчен текстлар вакытлы матбугат битләреннән, шулай ук төрле жанрда язылган әдәби әсәрләрдән алынды.