Теоретик механика (Бәйрәмов, Мөхәрләмов, Тимербаев, Хәкимов)

Ф.Д. Бәйрәмов, Р.Г. Мөхәрләмов, Р.М. Тимербаев, Р.Г. Хәкимов "Теоретик механика"

150700 — Машина төзелеше, 151000 – Машина һәм җиһазлар технологиясе, 151600 – Гамәли механика, 151900 – Машина төзелеше җитештерүен конструктор-технологик тәэмин итү һәм башка бакалавриат белгечлекләренә укучы студентлар өчен уку әсбабы.

Үрнәк төп белем бирә торган ЮБА программалары буенча бу фән тармагы математик һәм табигать фәннәре дисциплинасы бүлеге Б.2 циклына (мәсәлән, 150700 юнәлешендә) я белгечлекнең төп өлешенә – профессиональ Б.3 циклына (151600 белгечлек юнәлеше) керә. Бу фәнгә кирәкле профессиональ компетенция тәэмин итү өчен һәм (я) башка инженер-техник фәннәрне өйрәнү өчен нигез буларак, шактый күп сәгатьләр сарыф ителә: 200 сәгать тирәсе, ягъни 7 зачет берәмлеге (150700 юнәлешен карагыз).