Диктантлар җыентыгы. I-IV сыйныфларда эшләүче укытучылар өчен ярдәмлек — К.Ф. Файзрахманова, И.Х. Мияссарова

Диктантлар җыентыгы. I-IV сыйныфларда эшләүче укытучылар өчен ярдәмлек.

Авторлар: К.Ф. Файзрахманова, И.Х. Мияссарова.

Башлангыч сыйныф укытучылары өчен әзерләнгән бу ярдәмлектә бирелгән диктант текстлары гомуми белем бирү Федераль дәүләт белем стандарты, татар теленнән гомуми белем бирүнең гамәлдәге дәүләт стандарты таләпләренә нигезләнеп эшләнгән дәреслекләргә туры килерлек итеп әзерләнде.

Җыентыкка күренекле әдипләр һәм бүгенге көндә иҗат итүче язучылар һәм ша гыйрьләрнең дә әсәрләреннән өзекләр балаларның яшь үзенчәлегенә туры килерлек итеп, аларның иҗади сәләтләрен, мөстәкыйль фикер йөртә белү күнекмәләрен үстерү максатын күз уңында тотып сайлап алынды. Ярдәмлектә укытучылар өчен һәр тема буенча барлык төр (сүзлек, искәртмәле ишетмә һәм күрмә, сайланма, хәтер, иҗади, аңлатмалы, ирекле, контроль) диктантлар, аларны язарга өйрәтү һәм хаталар өстендә эшләү буенча методик рекомендацияләр дә урын алды.