Мирзаһитов Р.Х., Сәгъдиева Р.К., Хөснетдинов Д.Х. Татар теле (кагыйдәләр, методик киңәшләр, анализ үрнәкләре, биремнәр). Абитуриентлар, укытучылар, студентлар өчен.

Тәкъдим ителгән уку-укыту ярдәмлеге татар теленнән белемнәрне камилләштерү, төрле контроль эшләргә әзерләнүдә укучы һәм укытучыларга юнәлеш бирү максатын күздә тота. Хезмәттә методик киңәшләр, анализ төрләре, тест һәм бирем үрнәкләре урын ала. Кулланма Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбенә укырга керергә теләүче абитуриентлар, студентлар, гомуми белем бирү оешмаларында эшләүче укытучылар һәм, гомумән, татар теле белән кызыксынучылар өчен тәкъдим ителә.