Хөсәен Җәвид. Иблис: фаҗига

Азәрбайҗанчадан Ркаил Зәйдулла тәрҗемәсе.
Редакторы Мөдәррис Вәлиев.

Шагыйрь һәм драматург Хөсәен Җәвид – ХХ гасыр азәрбайҗан әдәбиятын формалаштыруда гаять зур роль уйнаган язучы. Аның пьесларын һәм трагедияләрен укыганда безнең алда яңа, шул ук вакытта дөнья классикасыннан таныш романтик дөнья ачыла. Аларда кискен драматик конфликтлар тасвирлана, борынгы Шәрекъ риваятьләре һәм традицияләре белән үрелгән, шулай ук әдипнең Төркиядә, Иранда,
Германиядә, Грузиядә булгандагы, туган Азәрбайҗанында яшәгәндәге үз күзәтүләреннән туган образлар урын ала. «Иблис» – шуларның берсе.