Рәдиф Гаташ. Хиссият (сайланма лирика). Татар, рус һәм инглиз телләрендә.

Күренекле галимә Резеда Ганиеваның "Заманның «шигъри пәйгамбәре»" дип аталган кереш мәкаләсе белән ачылган бу җыентыкта татар сүз сәнгатенә зур өлеш керткән халык шагыйре Р.Гаташның төрле буын укучылар күңелендә урын тапкан шаһ-әсәрләре тупланды.