Рәхмәт яусын.

Шигърият мәйданына "Салих Маннапов" исеме белән килеп кергән, әдәби тәнкыйтьтә һәм фәндә, матбугатта һәм нәшрият эшендә Мөдәррис Вәлиев буларак хезмәт куйган шәхеснең иҗаты һәм тормышына багышлап каләмдәшләре язган мәкаләләр җыентыгы. Авторлар арасында Наҗар Нәҗми, Мостай Кәрим, Әмирхан Еники, Нәби Дәүли, Аяз Гыйләҗев, Равил Фәйзуллин, Айдар Хәлим һ.б.лар бар. Күренекле әдипләр сурәтләнгән, шәхси архивтан алынган фоторәсемнәр китапны тагын да баета. Төзүчесе – Нурзидә Нотфуллина.