Анна Ахматова. Сайланма әсәрләр (рус һәм татар телләрендә)

«Фаҗигале коллизияләр уртасында — горур, үлемнәрдән өстен шигърият һәм шәхси ирек, бөек мәхәббәт хакына барына да түзәргә әзер хатын-кыз шагыйрә образы… Менә сиңа «мәхәббәт турында язучы аксөяк, дворянка ханым!», дип яза кереш сүздә танылган шагыйрь Рәдиф Гаташ.

Китап Анна Ахматованың 120 еллык юбилеена багышлап әзерләнде. Николай Гоголь, Александр Пушкин һәм Анна Ахматованың сайланма әсәрләре рус һәм татар телләрендә бер сериядә, «Культура России» федераль программасы кысаларында нәшер ителгән.

Тәрҗемәчеләре Илсөяр Иксанова, Рифә Рахман, Рәмис Аймәт, Йолдыз Миңнуллина, Луиза Янсуар, Лилия Гыйбадуллина, Гөлназ Вәлиева.

Төзүче-редакторы Ләйсән Хафизова.
Әдәби мөхәррире — Рәмис АЙМӘТ.
Рәссамы Наталья Граханцева.


Анна Ахматова. Сайланма әсәрләр (рус һәм татар телләрендә). — Мәгариф-Вакыт, 2013.