Эльмира Шәрифуллина «Талир тәңкә» (Шигырьләр, мөнәҗәтләр, бәетләр, келәүләр, санамышлар, йола бәяннары)

2023 ел – Татарстанда «Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы» дип игълан ителде. Күренекле шагыйрь Эльмира Шәрифуллина иҗатының төп нигезен шушы тема – халкыбызның милли йолалары, күркәм гореф-гадәтләре җыелмасы, талантлы шәхесләребез белән горурлана белү, шулар аша киләчәк буыннарда әдәп-әхлак сыйфатлары тәрбияләү омтылышы тәшкил итә дә. Әлеге җыентыктагы бай материал нәкъ менә шуларга нигезләнеп төзелгән.
Китап балаларга, үсмерләргә һәм киң катлам укучыга тәкъдим ителә.