Александр Пушкин. Сайланма әсәрләр (рус һәм татар телләрендә)

«Халыкның бөеклегенең ни дәрәҗәдә биеклеген бүтән зур биеклекләр белән чагыштырып белеп була. Пушкин — әнә шул чагыштыру эталонына әверелгән», дип яза кереш сүздә шагыйрь Равил Фәйзуллин.

Николай Гоголь, Александр Пушкин һәм Анна Ахматованың сайланма әсәрләре рус һәм татар телләрендә бер сериядә, «Культура России» федераль программасы кысаларында нәшер ителгән.

Төзүче-редакторы Ләйсән Хафизова.

Рәссамы Наталья Граханцева.

Тәрҗемәчеләре Ә.Исхак, Ш.Мөдәррис, Г.Шамуков, М.Максуд.

Александр Пушкин. Сайланма әсәрләр (рус һәм татар телләрендә). — Мәгариф-Вакыт, 2013