Рей Куни. Яп тәрәзәң, бетте баш! (комедия)

Данил Салихов тәрҗемәсе.
Редакторы Мөдәррис Вәлиев.

Рэй Куни (Рэймонд Джордж Альфрэд Куни) – Англия драматургы һәм артисты. Исеме киң танылган булмаса да, ул – сәхнәләрдә еллар дәвамында зур уңыш белән барган кызыклы һәм гыйбрәтле заманча комедияләр авторы. Бу китапта татарчага тәрҗемә итеп урнаштырылган «Out of Order» пьесасы 1990 елда язылган һәм ул 2013 елда Болгариядәге Америка Университетында куела.