“Илһам иле – Актанышым”, төзүче – Илфак Ибраһимов

Әлеге китапта каләм тибрәтүче Актаныш укучылары һәи укытучыларының сайланма әсәрләре тупланып бирелә. Бүгенге көн шартларында ул мәктәпләрдә ана телебезне һәм әдәбиятыбызны укытуда милли төбәк компоненты буларак та кабул ителә ала. Җыентыкка барысы 78 укучы һәм 26 укытучының иҗат үрнәкләре тупланган.