Назад
Эльмира Шәрифуллина “Йөрәк сүзем” (шигырьләр, поэмалар)
р.
р.
Танылган шагыйрә Эльмира Шәрифуллинаның бу китабына, нигездә, соңгы елларда иҗат ителгән; ил-көн каршындагы катлаулы мәсьәләләргә карата тирән фикер әйтелгән шигъри әсәрләре тупланды. Туган телебезнең, Туган җиребезнең язмышы турында борчылып уйлану, тарихи үткәннәребез алдында баш ию, киләчәк буыннарыбыз хакында кайгырту — шагыйрә иҗатының төп асылын тәшкил итә. Ата-аналарыбызның хезмәтенә хөрмәт, элгәрләребезгә ихтирам, олуг шәхесләребезгә карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү; балаларыбызның күңеленә игелек, иман орлыклары салу; горурлык, патриотизм хисләре сеңдерү; халкыбызның буыннан буынга күчеп килгән кыйммәтле гореф-гадәтләрен оныттырмау максатында әлеге җыентык укучыларыбызның зәвыгына хуш килер, дип ышанабыз.
Left
Right