София Вәлиефф (Сафия Вәлиева). Әнием. Документаль повесть.

"Безнең бабайлар, Апас, Кукмара һәм Мамадыш якларыннан күчеп китеп, Кытайдагы Шәркый Төркестан өлкәсенең башкаласы Өремче шәһәренә килеп урнашканнар. Алар күп гасырлар илләреннән, туган җирләреннән аерылып, чит-ят илдә яшәүнең барлык авырлыкларын Аллаһ Тәгаләгә таянып җиңеп чыкканнар… Менә без дә – шушы татарларның нәселеннән без" дип яза бу гаҗәеп бай эчтәлекле әсәрнең авторы, хәзер Австралиянең Аделаида каласында яшәүче Сафия ханым. Сокландыргыч татулык, бердәмлек саклап, телен, динен югалтмыйча, милләттәшләребезнең дүртенче буыны үсеп килә икән ерак мәмләкәттә. Китапны укучыларга Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов белән Башкортстанның атказанган артисты, танылган композитор, җырчы һәм шагыйрь Фәнир Галимов тәкъдим итә.