Гаврила Державин. Кизләү. Шигырьләр.

"Сөйлә, арфа, сөйлә Казаным хәлләрен!", "Күмелеп яткан татар җырлары да яңа буыннарда терелсен" – дип язган ул. Халык шагыйре Ренат Харис тәрҗемәсендә тәкъдим ителә торган бу бүләк басма – нәсел тамырлары Ибраһим морзадан башланган бөек якташыбыз, Россиянең өч императоры – Екатерина II (Әби-патша), Павел һәм Александр белән эшләгән күренекле дәүләт эшлеклесе һәм талантлы каләм иясе Г.Р.Державин иҗатын беренче тапкыр татар телендә тулы һәм көчле яңгыраткан китап. Төзүчесе һәм кереш сүз авторы – галимә Әлфия Миңнуллина. Затлы сувенир басма төсле рәсемнәр белән бизәлгән. Бу хезмәт 2016 елда Г.Державин исемендәге премиягә лаек булды.