Эльмира Шәрифуллина “Толларның да җаны бар” (шигырьләр, поэма, повесть, хатлар, фикерләр)

Танылган шагыйрә Эльмира Шәрифуллинаның бу китабына фаҗигале төстә арабыздан киткән ире — ике бала атасы, күренекле язучы, юмор остасы, шагыйрь, журналист, җәмәгать эшлеклесе Фаил Шәфигуллинга багышланган әсәрләре һәм кайбер шәхесләребезнең автор язмаларына карата әйткән фикерләре тупланды. Китапка кертелгән, бик кыскартып алынган ул бәяләмәләр үзләре үк — Эльмира Шәрифуллина иҗатының бу тармагы да укучы өчен никадәр кыйммәт һәм кирәкле булуын дәлилләп тора.