Новые книги
Башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен эшләнгән УМК басма һәм электрон дәреслекләрне, укытучы өчен методик әсбапны үз эченә ала. Яңа дәреслекләр “Башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) туган тел (татар теле): үрнәк гомуми программа, 1 — 4 сыйныфлар” (Төзүчеләр: М.М. Шәкүрова, Л.М. Гыйниятуллина, Казан, 2020) һәм Федераль дәүләт белем бирү стандартлары (ФДББС) таләпләренә туры китереп төзелде.
Дәреслекләр ике юнәлешне (база өлешен өйрәнүчеләр һәм тирәнтен өйрәнүчеләр) үз эченә ала. Күп кенә теоретик материал, гамәли биремнәр ике юнәлеш өчен дә уртак. Укытучылар өчен тәкъдим ителгән методик кулланмада гына кайбер биремнәр тамгасы белән искәртелеп барылды. Алар фәнне тирәнтен өйрәнүче укучылар өчен өстәмә эш төрләре буларак тәкъдим ителә. Ләкин база өлешен өйрәнә торган укучылар да әлеге биремнәрне башкарырга мөмкин. Шул сәбәпле дәреслектә андый биремнәр аерым тамгаланмады. Укытучылар, укучыларның белем дәрәҗәләреннән, мөмкинлекләреннән чыгып, авторлар тәкъдим иткән күнегүләрне үзләренчә файдалана ала.
Укыту планында каралганча, туган тел (татар теле) дәресләре өчен авторлык эш программасы 1 нче сыйныфта атнага 2 сәгать исәбеннән 66 сәгатькә, ә 2 – 4 сыйныфларда 68 сәгатькә нигезләнеп төзелде. 1 нче сыйныфта “Туган тел (татар теле)” предметының 1 нче кисәге – 40 сәгатькә, ә 2 нче кисәге 26 сәгатькә исәпләнгән. Әмма, укучыларның белем һәм әзерлек дәрәҗәсенә бәйле, укытучы дәреслекнең әлифба чорын ике чиректә, ягъни 31 сәгать эчендә укытып бетерә алган очракта, 2 нче кисәктәге биремнәр 35 сәгатькә җитәрлек итеп тәкъдим ителде.
Дәреслекләрдә билгеле бер күләмдә теоретик материал, күнегүләр, төрле төр иҗади эшләр, материалны кабатлау һәм ныгыту өчен сораулар, биремнәр, схема һәм таблицалар бирелә. Теоретик белемнәрне үзләштерү һәм аларны ныклы күнекмәгә әверелдерү максатыннан, дәреслекләрдә күнегүләрнең, иҗади эш төрләренең саны шактый. Күнегүләр күп булган очракта, алар арасыннан иң кирәклеләрен сайлап, укучыларга тәкъдим итү укытучы карамагына калдырыла.
Электрон дәреслектә аудиоязмалар (алар укытучылар өчен методик әсбапның кушымтасында да бирелде), тестлар, тәңгәлләштерү, сүзлек диктантлары, рәсемнәр, схемалар урын алды. Укытучы өчен методик әсбапта һәр дәрес эшкәртмәсе технологик карта форматында тәкъдим ителде. Әлеге дәрес эшкәртмәләре үрнәк буларак китерелә: укытучы эш алымнарын үзенчә үзгәртә, төрләндерә ала.