Учебники нового поколения


Татарский язык для общеобразовательных организаций начального общего образования
(для изучающих татарский язык как родной) и татарский язык для общеобразовательных организаций основного общего образования (для изучающих татарский язык как родной).
Башлангыч һәм төп гомуми белем бирү оешмалары өчен Р.К. Сәгъдиева, К.Ф. Фәйзрахманова тарафыннан эшләнгән УМК РФ Мәгариф министрлыгының 2022 елның 21 сентябрендәге 858 номерлы һәм 2024 елның 21 февралендәге 119 номерлы боерыгы белән расланган һәм куллануга тәкъдим ителгән дәреслекләрнең федераль исемлегенә кертелде. УМК басма һәм электрон дәреслекләрне, укытучы өчен методик әсбапны үз эченә ала. Яңа дәреслекләр Федераль белем бирү программаларына һәм яңартылган Федераль дәүләт белем бирү стандартлары (ФДББС) таләпләренә туры китереп төзелде.
Дәреслекләр ике юнәлешне (база өлешен өйрәнүчеләрне һәм тирәнтен өйрәнүчеләрне) үз эченә ала, ягъни әлеге дәреслекләрдән татар мәктәбендә укучылар да, рус мәктәбендәге татар төркемнәре дә укый ала. Күп кенә теоретик материал, гамәли биремнәр ике юнәлеш өчен дә уртак. Укытучылар өчен тәкъдим ителгән методик кулланмада гына кайбер биремнәр ⁂ тамгасы белән искәртелеп барылды. Алар фәнне тирәнтен өйрәнүче укучылар өчен өстәмә эш төрләре буларак тәкъдим ителә. Ләкин база өлешен өйрәнә торган укучылар да әлеге биремнәрне башкарырга мөмкин. Шул сәбәпле дәреслектә андый биремнәр аерым тамгаланмады. Укытучылар, укучыларның белем дәрәҗәләреннән, мөмкинлекләреннән чыгып, авторлар тәкъдим иткән күнегүләрне үзләренчә файдалана ала.
Дәреслекләрдә билгеле бер күләмдә теоретик материал, күнегүләр, төрле төр иҗади эшләр, материалны кабатлау һәм ныгыту өчен сорау һәм биремнәр, схемалар бирелә. Теоретик белемнәрне үзләштерү һәм аларны ныклы күнекмәгә әверелдерү максатыннан, дәреслекләрдә күнегүләрнең, иҗади эш төрләренең саны шактый. Күнегүләр күп булган очракта, алар арасыннан иң кирәклеләрен сайлап, укучыларга тәкъдим итү укытучы карамагына калдырыла.
Электрон дәреслектә аудиоязмалар (алар укытучылар өчен методик әсбапның кушымтасында да урын алды), тестлар, тәңгәлләштерү, сүзлек диктантлары, рәсемнәр, өстәмә мәгълүматлар һәм схемалар урын алды. Укытучы өчен методик әсбапта һәр дәрес эшкәртмәсе технологик карта форматында тәкъдим ителде. Әлеге дәрес эшкәртмәләре үрнәк буларак китерелә: укытучы эш алымнарын үзенчә үзгәртә, төрләндерә ала.

Татарский язык для общеобразовательных организаций начального общего образования (для изучающих татарский язык как родной) и татарский язык для общеобразовательных организаций основного общего образования (для изучающих татарский язык как родной), включены в федеральный перечень учебников, рекомендованных к применению, утвержденный приказом Министерства образования РФ от 21 сентября 2022 года № 858 и от 21 февраля 2024 года № 119.
УМК включает в себя печатные и электронные учебники, методическое пособие для учителя. Новые учебники (для учащихся, изучающих татарский язык как родной) составлены в соответствии с требованиями ФГОС НОО и программ: «Примерная образовательная программа учебного предмета «Родной (татарский) язык» для 1 - 4 классов начального общего образования с обучением на родном (татарском) языке» и «Примерная образовательная программа учебного предмета «Родной (татарский) язык» для 5 - 9 классов основного общего образования с обучением на родном (татарском) языке».
Учебники охватывают два направления (базовое обучение и углубленное обучение). Многие теоретические материалы, практические задания являются общими для обеих направлений. Только в методическом пособии для учителей некоторые задания отмечены знаком ⁂. Они предлагаются в качестве дополнительных видов работы для учащихся, углубленно изучающих предмет. Но выполнять эти задания могут и учащиеся, изучающие базовую часть. По этой причине в учебнике такие задания отдельно не обозначены. Учителя, исходя из уровня знаний, возможностей учащихся, могут по-своему использовать предложенные авторами упражнения.
Р.К. Сәгъдиева
К.Ф. Фәйзрахманова
Р.К. Сәгъдиева
К.Ф. Фәйзрахманова
Р.К. Сәгъдиева
К.Ф. Фәйзрахманова
Р.К. Сәгъдиева
К.Ф. Фәйзрахманова
Р.К. Сәгъдиева
К.Ф. Фәйзрахманова
Р.К. Сәгъдиева
К.Ф. Фәйзрахманова
Р.К. Сәгъдиева
К.Ф. Фәйзрахманова
Р.К. Сәгъдиева
К.Ф. Фәйзрахманова
Р.К. Сәгъдиева
К.Ф. Фәйзрахманова
Р.К. Сәгъдиева
К.Ф. Фәйзрахманова
Р.К. Сәгъдиева
К.Ф. Фәйзрахманова
Р.К. Сәгъдиева
К.Ф. Фәйзрахманова